«Татарстан – мәдәният хәзинәсе»: экскурс (12+)

12 октябрьдә балалар өчен шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан – мәдәният хәзинәсе» дигән экскурс үткәрелде.

Укыту программасы барышында балалар Татарстан Республикасы, Россия һәм дөнья мәдәни мирасы уникаль объектларының берсе, урта гасыр мөселман төзелеш сәнгатенең дөньядагы иң төньяк объекты борынгы Болгар каласы, һәм шулай ук Биләр, Җүкәтау, Суар, Зөя утрау-шәһәрчеге белән танышты. Катнашучылар дөньяда аналоглары булмаган XIII-XIV гасырларның урта гасыр архитектура корылмалары урнашкан шәһәрчеккә виртуаль сәяхәт кылды. Яшьләр Идел Болгарына ислам үтеп керү тарихы һәм аның хуҗалык, дин, мәгърифәтчелек һәм мәдәният үсешенә тәэсире белән танышты. 

Тыңлаучылар өчен Татарстан мәдәнияте, Идел Болгары һәм аның шәһәрләре турында китаплар күргәзмәсе әзерләнде һәм Болгар шәһәрендә барган археологик эзләнүләр вакытында табылган XIII-XIV гасыр экспонатлары тәкъдим ителде. Көмеш тәңкә, балчык савыт-саба, керамика калдыклары, тимер кадаклар, йозаклар, бакыр пластиналар, сөякләр һ.б.лар чарага килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну тудырды. 

Чара азагында «Татарстан җәүһәрләре» электрон викторинасы үткәрелде, анда катнашучылар борынгы дәүләт үсеше, аның халкы, йолалары, кәсепләре, мәдәнияте һәм тормыш-көнкүреше турында белемнәрен тикшерде. 

P.S. «Татарстан – мәдәният хәзинәсе» экскурсы – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара.
Китапханәнең Пушкин картасы буенча үткәрелүче барлык чаралары белән рәсми сайтыбызда һәм Культура.РФ сайтында танышырга мөмкин.

Поделиться: